Актүбә бистәсендәге ат-спорт мәктәбендә милли көрәш төрләренең берсе — “Аударыш” буенча ярышлар бара.
Ат өстендә көч, җитезлек һәм осталык сыналган әлеге бәйге тамашачыларны, катнашучыларны да елдан-ел күбрәк җәлеп итә.
Быелгы ярышларда Татарстан Республикасы һәм Башкортстаннан 70 спортчы катнаша. Алар арасында 15 яшьтән өлкәнрәк 13 яшүсмер дә бар.
Ат өстендә көрәшүнең кагыйдәләре гади кебек тоелса да, ул физик көч, чыдамлык һәм ат белән оста идарә итүне таләп итә. Көндәшләр ат өстенә утырган килеш бер-берсен өстерәп төшерергә тиеш. Кем беренче булып җиргә тия — шул җиңелүче дип санала.
Ярышларның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, “Татнефть” компаниясе ветераны Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Алар чыгышларында "Аударыш" кебек милли спорт төрләрен популярлаштыру әһәмиятен ассызыклап, “Татнефть” компаниясенең ат спортын үстерүгә генә түгел, гомумән район тормышына керткән өлешен дә югары бәяләделәр. Спортчыларга гадел көрәш һәм матур җиңүләр теләделәр.
Ярышлар турында тулырак — “Маяк” газетасының киләсе санында.

Казахстанцы теряют автомобили, когда пытаются перегнать их из Алматы в другие регионы
Аль-Бусаиди и Аракчи обсудили судоходство через Ормузский пролив
Такер Карлсон заявил, что больше не поддерживает Республиканскую партию
Ураган в Свердловской области оставил 15 пострадавших без госпитализации
На книги Ленина и Маяковского нанесут предупреждающую маркировку