Әти-әни үз баласын кайгыртып яшәргә, алимент түләмәс өчен качып йөрергә тиеш түгел, диләр суд приставлары.
Татарстанда 1,7 млрд сум алимент эзләп алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин хәбәр итте. “Быел алимент буенча 1,7 млрд сум бурыч алынды. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында әлеге сумма 1,4 млрд сум иде”, – дип ачыклык кертте җитәкче. Узган ел суд приставлары алиментлар буенча 4 млрд сум бурычны түләтә алган.
– Суд приставларыннан ничек кенә качарга тырышмыйлар. Баласы турында уйламыйча, одеало астына кереп качучылар да бар, – ди Альберт Ибәтуллин.

Появились новые подробности о взрыве у дома бизнесмена Ермолаева в Монако
"Ноттингем Форест" уволил тренера Витора Перейру перед дедлайном
Армения начала восстанавливать ж/д к границам с Турцией и Азербайджаном
Исследование: «Ингосстрах» занял первое место среди страховых компаний по присутствию в ответах ИИ
На Камчатке вулкан Шивелуч выбросил пепел на высоту до девяти километров