14 июнь — Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне.
Әгәр бөтен бер предприятие һәм район тормышының чагылышына әверелгән шәхесне күрәсегез килсә, ул — Ирина Кисиль.
Язмам герое 1959 елның 11 ноябрендә дөньяга килә. Данлыклы Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1982 елда Кукмара киез итек фабрикасы бусагасын атлап керә һәм язмышын әлеге предприятие белән бәйли. Инде менә 44 елга якын ул туган коллективына тугрылык саклап хезмәт итә.
Ирина Юрьевнаның фабрикадагы хезмәт юлы стандартлаштыру буенча инженер эшеннән башлана. Тәүге елларыннан ук ул үзенең активлыгы, җаваплылыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып тора. Нәкъ менә шул сыйфатлар киләчәктә аны коллективта зур абруй казанган чын лидер итеп таныта.
1986 елда Ирина Юрьевнаның оештыру сәләтен һәм кешеләр белән эшли белү осталыгын югары бәяләп, аңа профсоюз комитеты рәисе вазыйфасын ышанып тапшыралар. Шул вакыттан башлап ул коллективның алыштыргысыз профсоюз лидеры, хезмәткәрләрнең ышанычлы терәге һәм яклаучысы булып тора. Аның җаваплылыгы һәм югары дипломатик осталыгы нәтиҗәсендә комбинатта хезмәткәрләргә киң социаль гарантияләр бирүче Коллектив килешү кабул ителә һәм ул нәтиҗәле эшләп килә.
Язмам героеның сәләтләре профсоюз эшчәнлеге белән генә чикләнми. 1996 елдан ул комбинатның социаль-көнкүреш бүлеген җитәкли, ә 1998 елда генераль директорның социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли башлый. 2009 елда исә аңа кадрлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасы йөкләнә. Юкка гына: «Кадрлар барысын да хәл итә», — димиләр бит. Аның кешеләр белән уртак тел таба белүе, киеренке хәлләрне вакытында җайга салуы, һәр хезмәткәргә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәте кадрлар бүлеген көчле һәм бердәм коллектив итеп туплаучы мөһим үзәккә әверелдерә.
Гаҗәп, әмма хакыйкать: инде утыз ел дәвамында (1996-2026 еллар) хезмәттәшләре Ирина Юрьевнага Директорлар советында вәкиллек итү хокукын ышанып тапшыра. Ул биредә совет секретаре вазыйфасын намус белән башкара, җәмгыять эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматларны вакытында һәм төгәл рәвештә тиешле дәүләт органнарына җиткерүне тәэмин итә.
Ирина Кисиль унбиш ел район сайлау комиссиясен җитәкли, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшендә актив катнаша, Кукмара районы хатын-кызлар советы әгъзасы була, шулай ук озак еллар дәвамында Башкарма комитет каршындагы торак комиссиясе составында нәтиҗәле хезмәт куя.
Җәмәгать тормышындагы активлыгы, кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә ул райондашларының ихтирамын һәм ышанычын казана. 2000 елда хезмәте югары бәяләнә: Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Ирина Юрьевнага «Кукмара районының ел хатын-кызы» дигән мактаулы исем бирелә.
Моннан тыш, өч дистә ел дәвамында ул Кукмара киез итек-киез комбинатының үзенчәлекле йөзе дә була. Районда уздырылган төрле тантаналар һәм чаралар вакытында шәһәр кунакларын каршы алып, аларны комбинатның бай тарихы, хезмәт традицияләре һәм казанышлары белән таныштыра.
Аның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. Ирина Юрьевна Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Моннан тыш, ул — җәмәгатьчелек, тармак һәм ведомство тарафыннан бирелгән күпсанлы бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары иясе. Быелгы район Сабан туенда аңа «Кукмара районы каршындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды.
Ирина Юрьевна кебекләр булган җирдә хезмәт традицияләре дәвам итә, коллективта үзара хөрмәт һәм ышаныч саклана, ә киләчәккә караш тагын да өметлерәк була.
Ләлә Шәрипова, киез итек-киез комбинаты генераль директоры:
— Мин Ирина Юрьевнаны балачактан ук беләм. Элеккеге контора бинасында хезмәткәрләрнең балалары өчен ел саен Яңа ел чыршысы үткәрелә иде. Бәйрәм ике сменада узды һәм шул вакытлардан ук аның балаларны кайгыртып йөрүе, һәрнәрсәгә җаваплы каравы хәтердә калган.
2002 елда комбинатка эшкә килгәч тә, Ирина Юрьевнаның һич тә үзгәрмәгәнлеген күрдем. Җаваплылык — аның холкының аерылгысыз сыйфаты. Ул комбинат архивын тулысынча тәртипкә китерде, күпьеллык тарихны саклап калды. Ирина Юрьевна — чын мәгънәсендә «аяклы энциклопедия». Ул хезмәт династияләрен дә, ветераннарны да, алдынгы хезмәткәрләрне дә яхшы белә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак төгәл җавап таба. Аның белеменә, тәҗрибәсенә һәм хәтеренә сокланмау мөмкин түгел.

МОК поддержал нейтральный статус спортсменов России и Белоруссии
Командир "Север" рассказал о ликвидации 10 пунктов ВСУ в Сумах
ISU одобрил выступления Александра Плющенко за Азербайджан
Денис Денисов : Разговоры о Залужном дестабилизирует политическую систему Украины
Делегация Татарстана почтила память татарского поэта Фатыха Карима в Калининградской области