Районда узган XIV Бөтенрәсәй татар эшкуарлары җыены кысаларында Сарманга чит төбәкләрдән килгән кунакларны эшчән, тырыш халкы белән дан тоткан Карашай Саклау авыл җирлеге дә кабул итте.
Чарада катнашучылар авылның күпләп мал асраучы хуҗалыклары – Гөлфия Фәхразыева, Ринат һәм Гөлнур Мохтаревлар шәхси хуҗалыклары эшчәнлекләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җирлекнең уңганнары әзерләгән татар халык ашлары белән сыйландылар. Кунакларны икмәк һәм чәкчәк белән каршыладылар, теләкләрне шигырь юлларына салып җиткерделәр. Зур Нөркәй авыл җирлегенең “Нөркәем” ансамбле, Карашайның үзешчәннәре җыр-моң белән сәламләделәр.

Армения начала восстанавливать ж/д к границам с Турцией и Азербайджаном
Исследование: «Ингосстрах» занял первое место среди страховых компаний по присутствию в ответах ИИ
На Камчатке вулкан Шивелуч выбросил пепел на высоту до девяти километров
Владельцы китайских авто массово отказываются от ОСАГО в России
Ушел из жизни украинский певец Николай Янченко