Автор

Актаныш кырларында — язгы чәчү: вакыт, технология һәм нәтиҗә

Актаныш кырларында — язгы чәчү: вакыт, технология һәм нәтиҗә

Бүген Актаныш районы кырларында язгы чәчү эшләре кызу темпларда дәвам итә. Басуларда тормыш кайный: механизаторлар иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя, заманча техника ярдәмендә чәчү эшләре оешкан төстә алып барыла. Кырлардагы вәзгыять белән якыннан танышу максатыннан, без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән сөйләштек. Аның сүзләренә караганда, быелгы кампания план нигезендә һәм яхшы темпта бара.

Шушы ял көннәрендә Нәфис Әзһәм улы район башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә басуларны карап чыккан. Районыбыз җитәкчеләре механизаторлар белән аралашып, эш барышын бәяләп, чәчү кампаниясенең оешкан төстә баруын билгеләп үтте.

Бүгенге төп бурыч — чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Шуңа күрә кыр хезмәтчәннәре бар көчләрен куеп эшли, мул уңышка ныклы нигез сала.

Нәфис Әзһәмович, бүгенге көндә районда чәчү эшләре ничек бара?

— Район башлыгы белән бәйрәм көннәрендә — 10–11 майда — басуларны карап чыктык. Бүгенге көндә чәчү эшләре 45 процентка үтәлде. Бу санга барлык культуралар керә: берьеллыклар да, техник культуралар да. Гомумән алганда, без ел саен якынча 50 мең гектар мәйданда чәчү алып барабыз.

Быел чәчүне иртә башлаучылар бар идеме, аларның күрсәткечләре ничек?

— Әйе, беренчеләрдән булып 20 апрельдә Фәрит Хуҗин хуҗалыгы чәчүгә кереште. Без аның басуларында да булдык. Шунысы ачык күренә: җир тулысынча өлгермичә иртәрәк керү һәрвакытта өстенлек бирми. Мәсәлән, аның басуларындагы тишелеш соңрак чәчелгән хуҗалыклар белән бер дәрәҗәдә. Күршедәге “Таң” хуҗалыгы май башында гына чәчсә дә, бүген аларның культуралары тигез һәм матур тишелеш бирә.

Башка хуҗалыкларның эшчәнлеген ничек бәялисез?

— Бүген инде барлык хуҗалыклар да диярлек чәчүгә керде. “Актаныш” агрофирмасы, Нур Баян исемендәге, “Нигез”, “Чишмә” хуҗалыклары бик яхшы темп белән эшли. “Нур” хуҗалыгы башка елларда бераз соңрак башлый иде, быел чәчүгә иртә чыкты. “Алмаз холдинг”ка караган хуҗалыклар- «Чәчер» һәм “Алга” бригадасы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Кайбер урыннарда соңрак башласалар да, бүген эш оешкан, техника тулы көченә эшли.

Хуҗалыкларга инвесторлар ярдәм итәме?

— Әйе, “Наратлы” хуҗалыгында Башкортстаннан инвесторлар эшли. “Канбек” оешмасы җитәкчесе Ралис Мәхиянов белән очраштык. Узган ел алар «Наратлы»да көнбагыш үстергәннәр иде, быел да 500 гектарда көнбагыш игү планлаштырыла, калган мәйданнарда рапс чәчеләчәк. Аларның техникасы көчле, орлык, ягулык-майлау материаллары әзерләнгән. Хәзер инде басуларны эшкәртү бара.

Актаныш хуҗалыклары бик күп куәтле технкалар сатып алды, алар язгы чәчү эшләрен җиңеләйттеме?

— Хәзерге вакытта басуларыбызга элеккеге кебек 400ләп техника чыкмый, аларның саны шактый кимеде. Мәсәлән, заманча киң алымлы чәчү комплекслары берүзе берничә агрегат эшен башкара. Элек җир эшкәртү, культивация ясау һәм тырмалау өчен өч-түрт трактор кирәк булса, чәчкеч артында да берничә кеше торырга тиеш иде. Бүген исә бер машина орлыкны да, ашламаны да берьюлы үзе белән алып чыга. Процесс тулысынча механикалаштырылган: техникада бары тик тракторчы һәм чәчүче — ике генә кеше эшли. Нәтиҗәдә чәчү эшләре зур мәйданнарда бик тиз башкарыла.

Мәсәлән, «ДMS» чәчкече белән эшләүче егетләрнең көнлек күрсәткечләрен карасак, алар компьютерлаштырылган табло ярдәмендә эш барышын күзәтеп баралар. Көнлек эш күләме 100 гектардан ким түгел, хәтта 110–130 гектарга җиткән очраклар да бар.

Бу техникалар турында тулырак әйтеп үтсәгез иде

— Бүгенге көндә бездә чәчкечләрнең өч төре кулланыла:

  • Бөртекле культуралар өчен: 6 метрдан 7,2 метрга кадәр киңлектәге «Быстрица» тибындагы чәчкечләр.

  • Киң алымлы агрегатлар: 11–11,8 метрлы «СЗП» комплекслары, «Әнәк» агрофирмасында 12 метрлы комплекслар һәм киң таралган 9 метрлы «DMS-9000» чәчкечләре.

  • Техник культуралар өчен: «Башак» хуҗалыгындагы 24 рәтле «Horsch Maestro» агрегаты иң зурысы санала. Ул ике көн эчендә ике зур басуны чәчеп бетерә ала, чөнки көнлек куәте 250шәр гектар тәшкил итә.

  • Быел «Әнәк» агрофирмасында узган семинарда республикада тиңе булмаган, 16 рәтле яңа чәчкечләрне күрсәттек, хәзер анда мондый агрегатлар инде өчәү. Шулай ук башка хуҗалыкларда 8 рәтле чәчкечләр кулланыла. Техника паркы тулысынча яңартылды, эш барышында техник проблемалар күзәтелми.

Культураларның торышы нинди?

— Көндәлек сводкага күз салсак, элек мәгълүматларда «техник культуралар» дигән бер генә графа булса, хәзер алар өчен аерым бит булдырылды. Бүгенге көндә техник культуралар өчен каралган 25 мең гектар мәйданның 8191 гектары чәчелгән. Бу — бүгенге көн өчен бик зур күрсәткеч; хәзерге вакытта рапс, көнбагыш һәм җитен чәчү эшләре актив бара.

Уҗым культураларына килгәндә, алар кышны уңышлы үткәреп, басуларда бик матур булып күтәрелеп киләләр. «Әнәк» агрофирмасында сынау рәвешендә 356 гектарда чәчелгән ике төрле рапс сорты гына кышкы салкыннарга чыдам булмады. Бу мәйдандагы үсентеләр без көткән нәтиҗәне бирмәде, шулай да аларның әле куакланып китү ихтималы бар. «Әнәк» агрофирмасы бу басуларны иминиятләштереп куйды, шуңа күрә югалтулар турында сөйләргә иртәрәк. Бу җирләр эшкәртелгән, ашламалар кертелгән, шуңа күрә анда кабат чәчү эшләре башкарырга да мөмкинлек бар

Уҗымнардан 40 центнер уңыш көтелә

— Бүген басуларда төп игътибар нәрсәгә юнәлтелгән?

— Хәзерге вакытта уҗым культураларын тәрбияләү — иң мөһим бурыч. Быел көзге бодай басулары бик матур күренә. Әгәр һава торышы яхшы торса, гектарыннан 40 центнердан да ким булмаган уңыш алырга планлаштырабыз. Хәзер уҗымнарны чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара. «Актаныш» агрофирмасы, Нур Баян исемендәге, "Алмаз Холдинг»ка караган хуҗалыклар бу эшкә керештеләр инде.

Яңа технология: Сыек ашламаның файдасы

— Басуларда сыек ашлама кертү буенча сынаулар бара дип беләбез. Бу ысулның өстенлеге нәрсәдә?

— Әйе, без Нур Баян исемендәге хуҗалыкта язгы сабан культураларына сыек ашлама кертү буенча сынаулар үткәрәбез. Бу ысулны медицинадагы «система» белән чагыштырып була: ашлама үсемлеккә турыдан-туры һәм тиз барып җитә. Аның нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Район буенча гектарына уртача 50 килограмм ашлама тупланган. Бу күрсәткеч бик югары булмаса да, «Рацин» җәмгыяте аша өстәмә ашламалар алу буенча эш алып барыла. «Башак», «Нур» хуҗалыклары бу юнәлештә актив эшли.

Алда — терлек азыгы әзерләү

— Чәчү кампаниясе тәмамлану белән нинди эшләр башланырга тиеш?

— Егетләребез инде терлек азыгы әзерләү техникасын карап чыктылар. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләбе буенча, ай ахырына кадәр сенаж базлары тулысынча әзер булырга тиеш. Бу эшкә районда зур бәя биреләчәк, шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләреннән зур җаваплылык таләп ителә.

Сөт бәясе — көн кадагындагы мәсьәлә

— Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тагын нинди проблемалар борчый?
— Сөт бәясе мәсьәләсе бүген бик кискен тора. Бүгенге көндә бәяләр бик түбән, әгәр алар күтәрелсә, бу безнең җитештерүчеләр өчен зур ярдәм булыр иде. Шуңа карамастан, без барлык эшләрне дә сыйфатлы башкарырга тырышабыз.