Казанда узган Россия – АСЕАН саммитында имзаланган документ Россия белән ассоциация илләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа этапны башлап җибәрәчәк. Бу хакта журналистларга Филипин Президенты Фердинанд Ромуальдес Маркос хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Казандагы саммитта без мөһим документлар, шул исәптән Россия белән АСЕАН илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләсе фазасы өчен нигез булып торучы Казан декларациясен имзаладык. Быел без мөнәсәбәтләребезгә 35 ел тулуны билгеләп үтәбез. Без уртак белдерүләрне ныгыттык һәм фән, мәдәният һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында концептуаль документ турында фикер алыштык», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Ул АСЕАН исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга Казанда җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм илебез белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итүгә өмет белдерде.

Минтруд: перечень недоступных для женщин профессий сократился в четыре раза
Археологи нашли укрепленное поселение бронзового века под Челябинском
Миляев открыл новую линию "Эвоком" в Веневе: 700 млн руб инвестиций
МВД России предало суду основателя наркоплощадки Hydra в даркнете
«КАМАЗ» отправил воинам 150 тонн гуманитарки на 130 млн рублей