Автор

Республикада тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65 проценты унынчы сыйныфка кала

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65 проценты югары сыйныфларда белем алуын дәвам итә, 35-40 проценты көллиятләргә укырга керә. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларга киңәш бирде, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр бала куллары белән эшләргә, ниндидер техник эшләр белән шөгыльләнергә ярата икән, көллият – яхшы сайлау. Чөнки бу, беренчедән, тизрәк белгечлек үзләштерергә, ниндидер гамәли күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Яшьләр тизрәк карьерасын башлый ала», – дип аңлатты ул.

Әгәр бала фундаменталь фәннәрне өйрәнергә, ниндидер аналитик эш белән, тикшеренү эше белән шөгыльләнергә тели, җитәкче булырга хыяллана икән, аңа унбер сыйныф тәмамларга кирәк, дип билгеләп үтте Таҗетдинова.