«Казан Экспо» ачылыш тантанасына әзерләнә. Бүген Казанның иң зур мәйданында БРИКС илләренең беренче Халыкара матурлык бәйгесен ачу тантанасы узачак.
Дөньяның 17 иленнән катнашучылар Казанга алдагы көннәрне үк килде инде. Аларны Казан аэропортында җырлы-биюле тамаша, сыйлар белән каршы алдылар. Бүгеннән исә бәйге рәсми рәвештә старт ала.
Таҗлар өчен үз яшь категорияләрендә Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән өчәр конкурсант көч сынашачак. Исегезгә төшерәбез: Россия данын Валентина Алексеева, Александра Хватова һәм яшь туташ Милана Киселева яклаячак.
Ачылыш тантанасы театр тамашасы форматында узачак, аның үзәгендә кабатланмас күпкырлы, тышкы һәм эчке яктылыгы белән балкып торган асылташка тиң хатын-кыз образы булачак. Ахырдан сәхнәгә кичке күлмәкләр кигән туташ-ханымнар чыгачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кунак каршылый беләбез!
– Бөтен республика, бөтен татар халкы әзерләнде бу очрашуга. Бәйгенең оешканлыгына, татарның кунакчыллыгына сокланмаган кеше, катнашучы юктыр, – диде конкурсның Президенты, идея авторы Динара Сәлахова.
Ачылыш тантанасыннан соң катнашучылар өчен урак өсте башлана гына әле. Сынаулар белән бергә бер атна дәвамында алар өчен киңкырлы программа тәкъдим ителә. Мәдәният, мәгариф, этикет, вокал буенча осталык дәресләре биреләчәк. Мәсәлән, вокал буенча мастер-классны җырчы, бәйгенең жюри әгъзасы Марк Тишман уздырачак. Бүгенгә чибәркәйләр фотосессияләр узып, видеовизиткаларын яздырып әзерләгәннәр.
Ачылыш тантанасын бүген 19.00 сәгатьтә туры эфирда карап булачак. Нәтиҗәләр чыгару, йомгаклау чарасына билетлар сатуда бар әле, дип хәбәр итте оештыручылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

Почему кошки перестают есть в отсутствие хозяев и чем это опасно
«Зенит» увозит победу из Каспийска благодаря автоголу в матче 25-го тура РПЛ
Турецкий актер Бурак Озчивит прибыл в Казань
Леонсис готов дать Овечкину столько времени, сколько потребуется
Компанию по выкупу старых автомобилей хотят создать в Алматы